Балалар театр ярата.

            “Мин татарча сөйлә?әм” акциясе кысаларында  Азнакай ?әһәре 2нче урта мәктәбендә бик күп чаралар үткәрелде. Мәктәбебезнең “Бәхетлеләр” драмтүгәрәге дә бик теләп чыгы? ясады. Алар “Су әбисе ник елый?” дигән әкият-тама?аны сәхнәлә?терделәр.  Сәхнә күрене?ендә драмтүгәрәктәге 7нче Б сыйныфы укучыларыннан  Шүрәле ролендә Зәкиев ?слам (татарча бик авыр арала?са да, төп рольне уйнады), Су әбисен  Ханнанова Гүзәл, балыкчыларны Гәрәев Рәсил белән Сахапова Ләйсән, каз куучы кызларны Батталова Аделина, Миргалиева Диана, Мөхлисова Зәлия, җиләкче кызлар булып Фәрхуллина Дилара, Җиһан?ина Залина, Турсунова Диана, Ди?ина Азалия чыгы? ясадылар.

            ?леге түгәрәк мәктәбебездә инде 1996нчы елдан бирле э?ләп килә. Театр сәнгате белән балаларның талантлары ачыла, туган телебездә арала?у мөмкинлекләре арта. Балалар түгәрәккә бик теләп йөриләр, образларны иҗади якын килеп, эзләнеп кенә  тама?ачыларга тәкъдим итәләр. Драмтүгәрәк менә инде берничә ел рәттән зур уңы?ларга ире?еп килә. Сәламәтлек театрлары арасында үткәрелгән район конкурсында быел 2нче урынны алдык, мәктәбебездә ?лдус Гыйләҗевның ?игырьләрен сәхнәлә?тердек. Үткән уку елында Яр Чаллы ?әһәрендә үткәрелгән “Сәхнә көзгесе” региональ театр фестивалендә җиңү яулап 2нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән идек, ә быел 20нче мартта ?унда ук чыгы? ясап,  3нче дәрәҗә дипломга лаек булдык. 40лап коллектив арасында ?ундый җиңүгә бары балаларның һәм ата-аналарның нык тыры?лыгы аркасында гына ире?тек. Чөнки ба?ка район режиссерларының Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исемнәре, күз явын алырлык костюмнары, югары дәрәҗәдә э?ләнгән декорацияләре дә бар. ?гәр дә синең музыкаль бизәле?ең, декорацияң, костюмнарың һәм иң мөһиме талантлы артистларың булмаса- сәхнәгә аяк та басма инде син. Шул ук вакытта сәхнә сине бер үзенә карата икән, яңадан син аннан җиңел генә китә алмыйсың инде. Бары тик театр сәнгатенә мәхәббәт кенә балаларны “сәхнә көзгеләре” ясый да инде. Телебездәге гүзәл сәхнә әсәрләре аларны җиңүгә рухландыра.

Азнакай ?әһәре 2нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, “Бәхетлеләр” драмтүгәрәгенең җитәкчесе Мөхлисова Фәридә.