Укучы турында мәгълүмат:
Гыйниятуллина Аделина Назыйр кызы
Я?е: 14 я?ь
Сыйныфы: 7нче Б
Мәктәбе: Азнакай ?әһәре №2 урта мәктәбе
Адресы: Азнакай ?әһәре
Солтангалиев ур. 25-55
Укытучы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Мөхлисова Фәридә Фәрит кызы
?мирхан Еники “Кем җырлады?” хикәясен 1956нчы елда язган.Үзе сугы?ның ачысын татыган әдипнең сугы?тан соң ?ундый эчтәлектәге хикәя иҗат итүе бер дә гаҗәп түгел. ?сәрдә сугы? темасы күтәрелә. Язучы, барыннан да элек, сугы? чынбарлыгының ке?е рухында, табигате-холкында чагылы?ын анализлый һәм көндәлек тормы? вакыйгалары, детальләре а?а үз геройларының эчке дөньясын, характер үзенчәлекләрен психологик төгәллек белән, тәэсирле итеп ачуга ире?ә. Хикәядә фронтның үзен, ату-?артлатуны язучы турыдан-туры сурәтләми, әмма сугы? чоры икәнлеге һәрбер сурәтләү чарасыннан күренеп тора. Вакыйга көзге салкын караңгылыкта калган җимерек станциядә бара. ?сәрдә тәэсирле итеп офык артындагы кызыл ?әүлә, тынлыкның да үле икәнлеге сурәтләнгән. Сугы? белән янә?әдә үлем йөри. Ул ке?ене туган җиреннән, газиз анасыннан, сөйгән ярыннан, хәтта туган җырыннан да аера. Бу әсәр ?ул ягы белән көчле дә, сугы? нихәтле мәрхәмәтсез, ерткыч булса да, ке?енең күңелендәге мәхәббәтне үтерә алмый. Сөйгән ярына гына булган мәхәббәт түгел, ?улай ук туган җиргә, газиз анага карата булган хисләрне дә. Шулай да хикәянең миңа иң о?аган урыны булып егетнең соңгы минутларында туган телендә и?еткән җыры тора. ?леге җыр аны туган ягының гүзәл табигате, әнисе, сөйгән яры- Таһирәсе белән очра?тыргандай була һәм аңа рухи көч өсти. ?ң якын ке?еләре, туган җире белән саубулла?у булып тоела аңа бу җыр. Бәлки үзенең сөйгән кызы Таһирәсе моңлы итеп җырлаганга күрә дә, җыр егетнең үлем хәлендәге аңын да уята алган! Ачы сугы? кырыннан аерылып, туган якларына таба юл тотканда, мәрхәмәтсез үлем барыбер егетне үзенә аласын белеп, язмы? аңа соңгы сулы?ында ?у?ындый очра?у бүләк итә. Туган җиренең моңы, татар җыры белән очра?у! Хикәядә геройлар бик аз. ?лбәттә, көчле рухы белән яралы егет үзенә тартып тора. Тик ?улай да күренмичә генә җырлаучы Таһирә образы да күңелгә нык үтеп керә. Бу образ үзенең серлелеге, кыюлыгы (сугы?ка бит күпчелек ир-егетләр барган) белән дә үзенчәлекле. ?сәрнең теленә килгәндә исә, бу- үзе бер гаҗәеп осталык үрнәге! Геройның күңел серләренә тирән үтеп керә белү осталыгы, фикернең фәлсәфи үткенлеге һәм драматик киеренкелеге, форманың пөхтә һәм җентекле э?ләнүе, тел-сурәтләү чараларының төрле стилистик буяуларга, образлы фикерләүдәге милли үзенчәлекләргә бай булуы — болар ?. Еники талантының төп сыйфатларын тә?кил итәләр.
?леге хикәяне укыгач, минем күз алдыма, иң беренче чиратта, сугы? нәтиҗәсендә яу кырларында балалары мәңгегә ятып калган аналарның я?ьле күзләре, сөйгән ярлары белән кавы?а алмый олы я?ькә җиткән апаларның сабыр йөзләре килде. Бөек каләм остасының күпкырлы таланты алдында ба? иям мин.